2 сентябрьдән башлап 11 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Балаларның сын-гәүдәсе бозылуны профилактикалау» темасына тематик ункөнлек узды.
Сын-гәүдә бозылу һәм сколиоз – балаларда һәм яшүсмерләрдә терәк-хәрәкәт аппаратының иң киң таралган авырулары ул. Сын-гәүдә бозылганда кан әйләнеше һәм сулыш алу функциясе начарлана, бавыр һәм эчәклек эшчәнлеге авырлаша, алмаш процесслар акрыная, бу исә физик һәм акыл эшчәнлеге кимүгә китерә. Сын-гәүдә бозылуның җитешсезлекләре күрү сәләте (ерактан начар күрү, астигматизм) бозылуга китерә, нерв системасының торышына тискәре йогынты ясый.