2000 елдан башлап ел саен сентябрьнең икенче шимбәсендә күп кенә илләрдә Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне билгеләнә. 2019 елда чара 14 сентябрьдә үткәрелә.
Беренче медицина ярдәмен күрсәтүнең максаты – зыян күргән кешегә аның гомерен саклап калу өчен кирәкле гади медицина чараларын уздыру, аның газапларын киметү һәм мөмкин булган өзлегүләрне кисәтү.