Җәйге лагерьлар РМПҮ табибларыннан башка үтми

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең табиблары оештыру-методик ярдәм күрсәтү һәм массакүләм пропаганда чараларын уздыру максаты белән «Пионер» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерена баруларны оештырдылар.

Медицина реабилитациясе бүлегенең табибы сын-гәүдә бозуларын ачыклау өчен кече отрядларның балаларын тикшерде. Шәхси консультацияләр бирелде.

Гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлеге табибы балалар белән дөрес һәм рациональ туклану, кием, аяк киеме гигиенасы, шәхси гигиена кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар лекцияләр тыңладылар һәм аларны кызыксындырган темалар буенча фикер алышуда актив катнаштылар.

Лагерьның медицина хезмәткәрләренә җәйге сәламәтләндерү лагерьларында профилактик эшне оештыру буенча консультация уздырылды һәм методик ярдәм күрсәтелде. Медпунктка «РМПҮ» ДАССУсе чыгарган белешмәлекләр, листовкалар һәм плакатлар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International