Казанда «Сәламәтлек мәктәбе» дигән түләүсез тематик дәресләр башланды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Казанда Дачная урамындагы 1-нче номерлы йорт ишегалдында «Сәламәтлек мәктәбе» тематик циклының беренче чарасы узды, анда барлык теләүчеләр үзләренең йөрәк-кан тамырлары системасының хәлен тикшерә алдылар.

Вакыйга «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектлары эгидасы астында КДМУның гомуми гигиена кафедрасының «Мәгълүматый гигиена» фәнни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру чикләрендә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International