Лаеш районы «Волонтер-медиклар» дигән Бөтенроссия сәламәтлек саклау өлкәсендә иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан үткәрелә торган «СалагаИгелек» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Акция Республика медицина профилактикасы үзәге катнашуында Столбище табиб амбулаториясендә һәм Орловка ФАПында узды.
Авыл халкына йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау турында сөйләделәр һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча белешмәлекләр тараттылар. КДМУның волонтерлар-медиклары түләүсез диспансеризация узу турында сорауларга җавап бирделәр. «Артериаль гипертония буенча пациентлар мәктәбе» кысаларында шәхси консультацияләр һәм артериаль кан басымын дөрес үлчәү буенча гамәли дәресләр узды.
Столбище табиб амбулаториясендә волонтер-медиклар баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын профилактикалау буенча чыгыш ясадылар. РМПҮ табиблары төрле авырулар үсеше куркынычының төп факторларын ачыклау турында видеороликлар күрсәттеләр.