Казанда Бөтендөнья сәламәтлек көненә акция узды

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

«КМТТУ-КАИ» ЮББ ФДБББУнең җиденче уку корпусында Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары «Волонтерлар – медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлеге волонтерлары белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә – 7 апрельгә багышланган «Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясе кысаларында акция уздырдылар.

«Сәламәт бул» Бөтенроссия акциясенең максаты – халыкның, шул исәптән студентларның сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итү.  Төп игътибар социаль әһәмиятле авырулар һәм аларның барлыкка килү куркынычы факторлары мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән.

Акция барышында студентларга артериаль кан басымын, буйны, авырлыкны үлчәү үткәрелде, тән массасы индексы исәпләп чыгарылды һәм күрү сәләте тикшерелде. Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча табибы тарафыннан сәламәт яшәү рәвеше алып бару күнекмәләрен формалаштыру буенча шәхси консультацияләр уздырылды һәм көндәлек азык режимын коррекцияләү буенча гамәли тәкъдимнәр киңәш ителде.

Барлык катнашучыларга сәламәт яшәү рәвешен алып бару, ашау, алкогольнең зыяны һәм озакка сузылган йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау турында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ чыгарган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International