Сукырлар өчен махсус Республика китапханәсендә сәламәт яшәү рәвешенең төп постулатлары турында сөйләделәр

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сукырлар өчен махсус Республика китапханәсендә Республика медицина профилактика үзәге белгечләре «ТИСБИ» Идарә университетының беренче курс укучылары өчен сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында лекторий уздырдылар.

Студентларга сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре, рациональ балансланган туклану, хәрәкәт активлыгының әһәмияте турында, шулай ук тәмәке тарту һәм наркомания кебек, начар гадәтләр турында сөйләделәр.

Лекция интерактив әңгәмә формасында узды, тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Лекторий азагында «РМПҮ» ДАССУ чыгарган күрсәтмә әдәбият таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International